Чаллы җирендә (6+)
7
Апрель 2022
Пәнҗешәмбе
Язгы каникуллар вакытында мәктәп яны лагерена йөрүче балалар өчен шәһәр Үзәк китапханәсенең әдәбият тарихы музее хезмәткәрләре чаралар уздырды. Экскурсияләр барышында балалар «Шәһәребездә чыккан беренче газета һәм журналлар», «Язучылар оешмалары», «Хәзерге заман Чаллы язучылары», «Шагыйрь-рәссамнар» экспозицияләре белән танышты. Шулай ук укучылар табышмаклар чиште, шигырьләр тыңлады һәм Чаллы язучылары иҗаты белән танышты, интерактив уенда катнашты. Уен барышында һәркем кара белән яза торган каләм белән һәм кайчандыр шәһәребез шагыйрьләре кулланган басу машинасында язып карады. |